Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада "Киләчәк"кә ишекләр ачылды

Кичә 4 микрорайонда "Киләчәк" дип аталган 39 нчы балалар бакчасын ачу тантанасы үтте. Балаларның көтеп алынган бәйрәменә район башлыгы һәм республиканың мәгариф министры да килгән иде.

Район башлыгы сабыйларны һәм аларның әти-әниләрен котлап, нәниләрнең бакчага "үз өйләренә кебек", күтәренке күңел белән йөрүләрен теләде. Чит телләрне кечкенәдән өйрәнү буенча муниципаль проектны киңәйтү кысаларында, Геннадий Емельянов балалар бакчасына ярты миллион сумлык сертификат тапшырды.

Геннадий Емельянов районда төзелүче һәм сафка басучы социаль объектлар турында сөйләде. Алабуга республика һәм федераль программаларында актив катнаша һәм үз муниципаль проектларын да тормышка ашыра, диде ул.

- Балаларыбызга шундый матур, заманча балалар бакчасында тәрбияләнү мөмкинлеге тудыру белән без бәхетле. Тәрбиячеләрне җентекләп сайлап алдык. Монда тәрбияләнгән һәр бала бакчада үткән балачагын сагынып искә алыр. Ә балалар бакчасын, мәктәпне, югары уку йортын тәмамлаганнан соң туган шәһәрендә эшкә урнашыр, мәсәлән, "Алабуга" икътисади зонасында, - диде Геннадий Емельянов.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов "Киләчәк"нең быел республикада ачылучы балалар бакчаларының 47 нчесе булуын билгшеләп үтте. Барлыгы 75 мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе ачарга планлаштырыла. Министр сүзләренә караганда, република президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов нәкъ менә мәгариф системасы, димәк, кеше потенциалы үсешенә исәп тота.

- Балалар бакчасы - ата-аналарның балаларын үзләре эштә чакта куеп калдыра торган урын түгел, - диде Энгель Фәттахов. - Бу федераль мәгариф стандартлары нигезендә эшләүче гомуми белем системасының беренче баскычы. Безнең җитәкчеләребез балалар өчен шундый биналар төзи икән, аның эчтәлекле өлеше бездән, мөгаллимнәрдән, тәрбиячеләрдән тора. Нәниләрне без психологик яктан башлангыч мәктәпкә, чит телләр өйрәнүгә әзерләргә тиеш.

Төзүче оешма җитәкчесе Әмир Галиев балалар бакчасы мөдире Ирина Садовниченкога акча сертификаты белән бергә символик ачкыч бүләк итте. Кызыл тасманы кискәннән соң, кунаклар балалар бакчасына экскурсия ясады. Җылы төсләргә буялган якты стеналар шатландырды, сантехника да тикшерү үтте - анысы да сынатмады. Балалар кунаклар өчен сюрприз: спорт залында флешмоб һәм музыка залында күңелле бию әзерләгән. Бакча заманча интерактив техника, спорт кирәк-яраклары белән җиһазланган.

Әйләнә-тирәне, таучык һәм атынгычларны карап чыкканнан соң, Геннадий Емельянов һәм Энгель Фәттахов балалар белән бергә агачлар утыртты, шуның белән Парклар һәм скверлар елына үз өлешен кертте.

Хушлашкан вакытта сабыйлар шатланып район бвшлыгы һәм министрның кулын кысты. Алар киләчәктә үзләренең дә шундый җитди кешеләр булып үсәчәкләренә ышаныч белән, дәррәү кулларын сузды.

Наилә ХӘМИДУЛЛИНА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев