Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада короновирус йоктыруның 4 очрагы ачыкланган

Татарстанда кичә 100 кеше COVID-19 йоктырган.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 100 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 18 кеше хастаханәгә озатылган, 82 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 3, 18дән 30 яшькә кадәр — 10 , 30дан 50 яшькә кадәр — 35, 50дән 60 яшькә кадәр — 16, 60тан 70 яшькә кадәр — 18, 70тән 80 яшькә кадәр — 14, 80нән 90 яшькә кадәр — 4 очрак ачыкланган.

Казанда — 60, Чаллыда — 11, Алабуга һәм Яшел Үзән районында — 4шәр, Түбән Камада — 3, Аксубай, Югары Ослан һәм Тукай районнарында — 2шәр, Алексеевск, Балтач, Буа, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Яңа Чишмә, Норлат һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.

29 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 13 095 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 678 кеше савыккан, узган тәүлектә — 20 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев