Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада көзге ярминкәләрдә 3 миллион сумлык товар сатылган

13 сентябрьдән башлап Алабуга районында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Аларны үткәрү еллык традициягә әверелде.

Сатып алучылар җирле фермерлар җитештергән экологик чиста һәм тазә (свежий) азык-төлек алам дип шатланса, җитештерүчеләр исә товарларын сата алу мөмкинлеге булуга куана.

Көзге ярминкәләр өч мәйданчыкта: Тынычлык проспекты (11 нче кибет янындагы мәйдан), Мәрҗани урамы, 30а ("Березка" сәүдә үзәге) һәм Максим Горький урамы, 107 (Иске базар) үткәрелә. Нәрсә генә юк монда! Алабугалыларга төрледән-төрле ит (сыер, дуңгыз, сарык һәм тавык ите), ярымфабрикатлар, бал һәм йомырка, сөт продукциясе, алма, орлык һәм үсентеләр тәкъдим ителә. Аеруча яшелчәне күп алалар. Узган ярминкәләрдә якынча 46 тонна бәрәңге, ярты тонна кәбестә, бер тонна чөгендер, икешәр тонна кишер һәм суган, 4 тоннага якын ит, 25 тонна бодай сатылган.

- Барлыгы 3 миллион сумлык продукция сатылды. Үткәрелгән беренче ярминкәләрдән чыгып карасак, быелгы сәүдә күләме узган елдагыга туры килә, - дип сөйләде райбашкарма комитетының сәүдә бүлеге секторы мөдире Марина Прыгунова.

Бу юлы ярминкәгә азык-төлек районның 3 авыл җирлегеннән: Танайка, Костенеево һәм Бехтероводан китерелгән. "Яшь көч", "Привольное", "Башак" хуҗалыклары, Марков, Праздников, Җамалетдинов КФХсы, "Ворошиловский" совхозы, "Чаллы-бройлер" һәм Мамадыш РайПОсы актив катнашты. Бакчачылык һәм терлек үстерү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләргә, шәхси хуҗалык алып баручыларга да сәүдә урыннары тәкъдим ителде.

Гомумрәсәй инвалидлар иҗтимагый оешмасы соравы буенча 25 сентябрь көнне "Ворошиловский" совхозы үзенең продукциясе белән Тукай урамы, 40 һәм Галиәскар Камал урамы, 31 адресы буенча ярминкә оештырды. 10 октябрьдә тагын бер шундый ярминкә үткәреләчәк.

Авыл хуҗалыгы идарәсе халыктан алган заявкалар буенча печән, салам, тирес, бодай һәм тере терлек китерүне оештыра. Тик, Марина Прыгунова әйтүенчә, бу хезмәттән нибары 3 алабугалы гына файдаланган.

- Бу товарларга заявканы 2-73-42 телефоны буенча бирергә була. Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашу өчен заявканы исә 3-83-81 телефоны аша Алабуга башкарма комитетының сәүдә бүлегендә калдырырга мөмкин, шунда ук өстәмә мәгълүмат алырга да була.

Ярминкәләр үткәрү вакытында пенсионерларга сатып алган яшелчәләрен өйләренә кадәр бушлай китерәчәкләр. Моның өчен бары тик пенсия таныклыгын гына күрсәтергә кирәк. Бу хезмәттән инде 89 кеше файдаланган. Ярминкәгә килгән өлкән яшьтәге алабугалыларга "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" иҗтимагый оешмасы яшьләре ярдәм итә.

- Ярминкәгә үз продукциясе белән килүчеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Җирле товар җитештерүчеләрне, шәхси һәм крестьян-фермерлык хуҗалык вәкилләрен, бакча хуҗаларын, үз продукциясен сатарга теләге булганнарны ярминкә эшендә катнашырга, ә шәһәр халкын килергә һәм күңеленә ошаган әйберне сатып алып, кышка запас тупларга чакырам, - ди Марина Прыгунова.

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев