Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада өлкән яшьтәгеләр өчен спорт яышлары узды

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында картлар һәм инвалидлар өчен Алабуга интернат- йорты "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип аталган спорт чарасы оештырды.

Ярышларда өч команда катнашты: болар Алабуга һәм Яр Чаллы интернат-йортларында яшәүчеләр, шулай ук "Халкым" дип аталган 6нчы санлы территориаль җәмәгать үзидарәсе (ТҖҮ) активистлары иде. Чараны оештыруда КФУ АИның биология факультеты «ЭкоДОС» отряды волонтёрлары һәм «Волонтёр» иреклеләр хәрәкәте активистлары булышты.

Тантана барлык катнашучыларның һәм җанатарларның сәламләвеннән башланып китте. 2нче балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең тхэквондочылар командасы һәм 1нче балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең нәфис гимнастика бүлегенә йөрүчеләрнең чыгышы чараны тагын да бизәп җибәрде. Яшьләрдән һәм спорт дәрте ташып торган балалардан энергия алган "алтын яшь»тәге кешеләр дә җыелганнарның барчасына күңелләре белән бик яшь булуларын күрсәттеләр: эстафеталарда зур дәрт белән көч сынаштылар. "Бүген сәламәтлегем бераз сынатып торганга, мин ярышларда катнаша алмадым, әмма мине хөкемдарлар әгъзасы итеп сайлап куйдылар. Командаларның чыгышын мин намус белән һәм объектив бәяләргә тырыштым. Барысы өчен дә чын күңелдән борчылдым һәм аларга көч биреп тордым",- ди Дмитрий Рожин.

Биремнәр төрле-төрле булды: ярышта катнашучылар тизлектә дә, игътибарлылыкта да, җитезлектә дә, төз атуда да көч сынашты, бу көнне команда рухын һәм тупланганлыгын да сынап карадылар. Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны Алабуга интернат-йортының "Елмаю" командасы белән Яр Чаллы интернат-йортының "Дуслык" командасы беренче урынны бүлеште, ә мактаулы икенче урын 6нчы ТҖҮнең сокландыргыч "Күкчәчәк" командасына бирелде. Барлык командаларга татлы призлар, дипломнар, картлар һәм инвалидлар өчен Алабуга картлар йортында тәрбияләнүчеләр һәм волонтерлар ясаган открыткалар, календарьлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев