Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Мәдәният» милли проекты буенча мәдәни үсеш үзәге төзеләчәк

Мондый мәгълүмат Алабуга районы территориясендә милли проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү, мәгълүматлаштыру һәм аларны гамәлгә ашыру буенча комиссия утырышында яңгырады.

2021-2022 елларда «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында 4нче микрорайон территориясендә мәдәни үсеш үзәге төзелеше планлаштырылган.

Хәзер әзерлек эшләре бара. Финанслауның гомуми күләме 218 миллион сум тәшкил итәчәк. Үзәк заманча җиһазлар, экраннар, музыкаль инструментлар белән җиһазландырылачак һәм мәдәни җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү үзәгенә әйләнәчәк.

«Моннан тыш, без «Алабуга» җыр һәм бию ансамбле белән берлектә «Традицияләр» федераль конкурсында катнашачакбыз», — дип сөйләде Мәдәният идарәсе башлыгы Юлия Шәкурова. 

Милли проектлар тарихы 2018 елның маеннан башлана. Быел РФ Президенты Указы белән 15 милли максат куелды һәм алар нигезендә РФ халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән 12 милли проект билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев