Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җәмәгать мунчасы булачак

Берәүгә дә сер түгел, бүген шәһәрдә җәмәгать мунчасы булмау - иң авырткан төшкә сугучы проблемаларның берсе.

Бу хәл калада яшәүчеләрнең инде байтактан күпсанлы шикаятьләр язу темасына әверелде. Бүген башкарма комитетта гомумшәһәр мунчасы төзү буенча киңәшмә үтте. Анда әлеге мөһим объектны торгызуга алынырга әзер булган чит шәһәр инвесторы вәкилләре катнашты. Бу рольдә "Мастер" (Удмуртия) компаниясе төркеме чыгыш ясый.

Аның җитәкчесе Юрий Бычков мисал сыйфатында Воткинскида инде эшләп килүче 220 урынга исәпләнгән заманча савыктыру үзәген китерде. Юыну бүлегеннән һәм күпсанлы төрле-төрле чабыну, парлану бүлмәләреннән тыш, биредә мини-аквапарк белән ачык бассейн салуны планлаштырылар. Шул ук вакытта мунчага керү бәяләре дә бик демократик дәрәҗәдә булмакчы: эш көннәрендә ул - 100 сум һәм ял көннәрендә 200 сум булыр дип фараз ителә. Йөз мең кеше яши торган Воткинск шәһәре Алабуга белән халык саны ягыннан да чагыштырырлык һәм мондый мунча комплексы безнең шәһәргә бик тә кулай булыр иде.

Киңәшмәдә аны салу урынын сайлап алу фикер алышу темасы булды. Өч вариант тәкъдим ителде:
• 8нче мәхәлләдә (Тынычлык проспекты, 18 йорты артында);

• 11нче мәхәлләдә («Алмаз» СК артында);

• 4нче мәхәлләдә («Иркенлек» кафесы артында).

Аларның һәркайсының үзенең кулай һәм кулай булмаган яклары бар. Тулы кыйммәтле комплекс торгызу өчен кайсындадыр буш мәйданнар бик кечкенә булып чыкты, кайсыдыр мәйданда инвесторны аның урнашуы канәгатьләндермәде. Якындагы атнада уртак карар кабул ителергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев