Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада "Милләтләр кроссында" 600 кеше катнашты

Кичә, 27 сентябрьдә, алабугалылар Бөтенроссия "Милләт кроссы"нда катнашты. Әлеге йөгерештә барысы 600 тирәсе кеше үз көчен сынады.

Алар арасында - мәктәп укучылары, студентлар, предприятие хезмәткәрләре, шәһәр һәм район җитәкчеләре.

Җиңел атлетика ярышы Танай урманы территориясендә үтте. Монда катнашучыларга 3 чакрым озынлыктагы дистанцияне йөгереп узарга кирәк иде. Бу бурычны барысы да бик шәп башкарып чыкты. Фиништан соң, узышта катнашучыларның һәммәсенә "Милләт кроссы - 2015" символикасы белән истәлекле магнитчыклар тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, "Милләт кроссы" дип аталган Бөтенроссия йөгерү көне - илебез тормышында иҗтимагый яктан бик тә әһәмияткә ия чара. Бу көнне, профессионал спортчылар белән бергә, спорт яратучылар да, ветераннар да, мөмкинлекләре чикле булганнар да, сәламәт яшәү рәвеше буш сүз түгел, ә тормыш кыйммәте булганнарның һәммәсе дә стартка басты. Спортның җәйге төрләре буенча иң күләмле спорт чарасы бөтен илебез буенча 84 шәһәрдә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев