Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» бәйгесе башланды

Конкурста катнашу өчен сәнгать мәктәпләрендә укучы 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге яшь рәссамнар чакырыла.

25 гыйнварда, Иван Иванович Шишкинның туган көнендә, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» XVII Республика яшь рәссам конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Бәйге «Туган йорт җылысы» темасына багышлана. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм ТР Иҗтимагый палатасы ярдәме белән үткәрелә.

Конкурска Татарстанның сәнгать һәм сынлы сәнгать мәктәпләре, сәнгать студияләрендә тәрбияләнүче 7 яшьтән 16 яшькә кадәр яшь рәссамнар чакырыла.

Конкурс эше сынлы сәнгать яки графика техникасында эшләнергә һәм авторның туган йорты һәм гаиләсе турында күзаллауларын үз эченә алырга, туган якның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен чагылдырырга тиеш.

Жюри составына профессиональ рәссамнар һәм сәнгать белгечләре керә. Алар акчалата премияләр алачак җиңүчеләрне билгеләячәк, ә 10 лауреат Россиянең музей үзәкләренең берсенә барачак. Традиция буенча, ТР Иҗтимагый палатасы бер катнашучыга махсус бүләк әзерли.

Рәсемнәр 2021 елның 25 гыйнварыннан 12 апреленә кадәр Алабуга шәһәре, Яр буе урамы, 12нче йорт, И.И. Шишкин музей-йорты адресы буенча кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев