Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Әниләр көнен билгеләп үттеләр

Алабуга шәһәр мәдәният сараенда Әни көненә багышланган тантаналы чара үтте.Әлеге чара кысаларында ел саен уздырылучы «Мисс Дюймовочка» бәйгесе оештырылды.

Биш кечкенә принцесса өч төрле сынауда үз осталыкларын күрсәттеләр.

Болар нинди сынаулар дисезме? Менә нинди: "Визит карточкасы", "Алло, без талантлар эзлибез" һәм "Без әкият батырларын яратабыз". Бәйгедә катнашучы биш кызчык та үзләренең балаларча самимилеге, артистлык осталыгы, тойгыларга байлыгы һәм шәхси үзенчәлеге белән тамашачыларны таң калдырды.

Нәтиҗәдә «Мисс Дюймовочка-2014» исеменә 30 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Ярослава Климентьева лаек булды. Бәйгедә катнашучы башка балалар "Сөйкемлелек миссы", "Матурлык миссы", "Ягымлылык миссы", "Елмаю миссы" номинацияләрендә призлар алдылар.

Күптәнге традиция буенча бәйгедә катнашучыларның барысына да "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге тарафыннан бүләкләр тапшырылды, ә нәни кызлар чыгыш ясаганда, аларга Алабуга политехника колледжының яшь гвардиячеләре булышып торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев