Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада нинди түгәрәк һәм секцияләр бар?

Жәйге каникуллар бетеп, кечкенә алабугалылар инде бер айга якын мәктәп парталары артында белем ала. Күңелле уеннар артта калды. Димәк, мәктәптән тыш өстәмә шөгыль турында уйланырга вакыт җитте дигән сүз.

Кайсы түгәрәккә язылырга һәм нинди секцияне сайларга белми аптыраганнар өчен балаларга өстәмә белем һәм күнекмәләр бирүче шәһәр учреждениеләре исемлеген тәкъдим итәбез. Өстәмә шөгыль өчен ата-аналар взносы 50 сумнан 113 сумга кадәр тәшкил итә, ә кайберләре исә бөтенләй түләүсез үткәрелә.

Учреждение исеме

Түгәрәк һәм секция

Учреждение адресы

Элемтә

"Мәктәптән тыш эш үзәге"

Техник, эстетик һәм экологик тәрбия

Таҗи Гыйззәт урамы, 26

4-50-66

"Балалар иҗаты үзәге"

Тукымага көйдереп рәсем ясау, көнкүреш сәнгате, яшь дизайнер, керамика, бәйләү, вокал, яшь хуҗабикә, тылсымлы бисер, төрле халыклар мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү, яшь хәбәрче, ритмика һәм спорт биюләре, интеллект һәм җәмәгать үсеше

Тынычлык проспекты, 39

3-75-41

"Техник иҗат үзәге"

Кулланма электроника, компьютерда модельләштерү, робототехника "Лего-роботы",

мотокартинг, авиамодельләштерү, парапланеризм, "Кулибин" компьютер мәктәбе, бильярд

Танайка шоссесы, 3

2-84-56

"Балалар өчен эколого-биологик үзәк"

Яшь натуралист, яшь зоолог, экология, чәчәк үстерү, яшь медик, экологик театр, табигать һәм фантазия, кече Ватан, психология дөньясы, география, биология, экологияне тирәнтен өйрәнү,

Нефтьчеләр проспекты, 106

7-95-85

"Балаларга эстетик тәрбия бирү үзәге"

Хореография, театраль сәнгать, интерьер дизайны, компьютер белеме, скрипкада, фортепиано, синтезатор, гитарада уйнарга өйрәнү

Мәрҗани урамы, 26а

9-42-70

"Балалар өчен диңгез үзәге"

Хәрби-патриотик, спорт юнәлеше

Нефтьчеләр проспекты, 109

7-01-84

"Юлдаш" Балалар һәм яшүсмерләр өчен туризм һәм экскурсияләр үзәге"

Җәяүле туризм, спорт ориентлашуы, яшь эшмәкәр мәктәбе, скаутинг, яшь туристлар

Пролетар урамы, 14

3-16-07

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев