Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада һөнәре буенча иң яхшыларны сайлаячаклар

Алабугада һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул итү игълан ителде. Аларны 10 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Тимур Никонов билгеләп үткәнчә, быел компетенцияләр саны арткан. Узган ел алар 15 булса, быел — 26.
Җәмәгать туклануы хезмәткәрләре пешекче, кондитер һәм официант номинацияләрендә үзләрен күрсәтә алачак. Конкурс Алабуга җәмәгать туклануы предприятиесе базасында оештырылачак. «Транспорт һәм логистика» тармагында ярышлар ЮХИДИ һәм «КАМА ТРАКС» холдинг компаниясе ярдәмендә «D» һәм «C» категорияле машина йөртүчеләр арасында узачак. Сигез номинация буенча «Авыл хуҗалыгы» тармагы тәкъдим ителгән: алар машина белән сыер саву операторлары, технологлар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, комбайнчылар һәм башка белгечләр. Ярышлар «Яшь көч» агрофирмасы һәм «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы базасында оештырылачак.
− Бу мөһим конкурсларның берсе. «Алабуга» МИЗнда үз эшен яхшы башкарган белгечләргә ихтыяҗ зур. Моннан тыш, бездә җирле җитештерүчеләр дә үсеш ала. Икътисад хезмәт кешеләре тырышлыгы нәтиҗәсендә үсә һәм бу белгечләрне үз хезмәтләре өчен билгеләп үтәргә кирәк, шуңа күрә быел без номинацияләр санын арттырырга булдык.
Сүз уңаеннан, ярышларда профессионаллар гына түгел, һәвәскәрләр дә катнаша ала. Барысы да тигез шартларда булачак. Заявканы 4-48-97 телефоны буенча шалтыратып яки ppseralabuga@mail.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин.
Үз номинацияләрендә иң яхшылары 18 мартта узачак «Алдынгылар слеты» тантанасына чакырылачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев