Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Нәүрүз бәйрәме үтәчәк

Якшәмбе, 20 мартта, 11.00 сәгатьтә шәһәр мәдәният сарае каршындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме узачак. Әлеге яз бәйрәменә барлык алабугалылар һәм шәһәр кунаклары чакырыла.

Программада: фольклор-театрлаштырылган тамаша, милли уеннар, концерт. Монда, чын азәрбайҗан һәм таҗик пылавыннан авыз итәргә, шулай ук йола буенча ел саен пешерелә торган "Карга боткасы" белән сыйланырга мөмкин булачак.

Нәүрүзне төрки халыклар язгы көн һәм төн тигезләшкән 21 мартта билгеләп үтә. Фарсы теленнән тәрҗемә итсәң, Нәүрүз "яңа көн" дигәнне аңлата һәм табигатьнең уяну билгесе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев