Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада озак вакытлы карау системасы турында сөйләштеләр

Алабуга районы озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектында икенче ел катнаша. 

«Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашында укыту семинары узды.

Семинарның темасы: «Озак сроклы карау системасын оештыру». Анда республиканың төрле районнарыннан килгән социаль хезмәткәрләр катнашты. 

Исегезгә төшерәбез, Алабуга районы икенче ел инде озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектында катнаша, һәм инде уңай нәтиҗә бар. 
«Татарстан Республикасында, бөтен Россиядәге кебек үк, «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру бара. Аның төп этапларының берсе булып социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү тора. Хезмәттәшләребез әлеге системаның стационар учреждениеләргә гамәлгә керүе хакында белделәр. Без Алабуга социаль учреждениеләре белән тәҗрибә уртаклаштык. Бүгенге көндә нәкъ менә тәрбия өлешенә зур игътибар бирелә. Сүз дә юк, көнкүрештән тыш, өлкән яшьтәге кешеләр санитар — гигиеник хезмәтләргә, мәҗбүри позициягә мохтаҗ - аларны, әйтик, күтәрергә, әйләндереп яткырырга кирәк. Аларның киемнәрен тәртипкә китерү, дөрес туклану хезмәтләре дә кирәк. Бу система медицина оешмалары белән тыгыз элемтәдә торуны күз алдында тота», — дип сөйләде хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 
Республика ресурс үзәге директоры урынбасары Ирина Чигарова. 

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева билгеләп үткәнчә, озак вакытлы карау системасы социаль хезмәткәрләрнең сәламәтлеге чикләнгән кешеләрне тәрбияләү һәм озатып бару өлешендә фикерләвен тамырдан үзгәртергә тиеш. Шул ук вакытта төп көчләр өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның гомер озынлыгын арттыруга юнәлтеләчәк. 2024 елга республикада гомер озынлыгы 78 яшькә җитәргә тиеш, хәзер-74,5.

«Акрынлап, кече реабилитация чаралары сатып алып, караватта ятудан чикләнергә кирәк. Без Израильдә булдык, аларнын тәрбияләү системасы бик кызыклы. Мәсәлән, анда өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар һәрдаим ятып тормый. Көн дәвамында алар гомуми файдалану зонасында булалар, анда алар белән төрле күнегүләр алып баралар. Үзләренең бүлмәләренә алар бары тик ял вакытында гына һәм йокларга гына керәләр. Шул ук вакытта күнегүләр бик гади — рәсем буяу, пазллар җыю, пластилиннан ябыштыру, һәм, әлбәттә, һавада йөрү. Ягъни кеше хәрәкәтсез тормасын өчен барысын да эшлиләр», — дип сөйли Юлия Абдреева. 

Шул ук көнне «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә шәхси сораулар буенча халыкны кабул итү булды. Юлия Иван кызы янына биш кеше килде. Аларның сораулары «Сиделка» сынау проектын яңарту, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен пособие түләү, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән эшкә урнаштыру һәм укыту мәсьәләләренә кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә контрольгә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев