Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада пандемия башланганнан бирле 145 кеше коронавирус белән авырган

Бүгенге көндә атна саен коронавирусның 2-3 очрагы ачыклана.

Алабугада пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктыруның 145 очрагы ачыкланган. Бүгенге көндә атна саен 2-3 кеше коронавирус белән авыра. Нәкъ менә шуңа күрә, уяу булырга, гигиена кагыйдәләрен һәм профилактика чараларын үтәргә кирәк, дип хәбәр итә Алабуганың Роспотребнадзор идәрәсе.

Коронавируска каршы прививканы 135 алабугалы ясаткан. Хәзерге вакытта берничә йөз кеше вакцинациягә язылган һәм якын арада прививка ясарга планлаштыра.

Кичә Алабугага коронавирустан 830 доза вакцина кайтты. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, беренче прививкадан соң иммунитет шунда ук формалашмый һәм 21 көннән соң кабат прививка ясатырга кирәк. Димәк, беренче прививкадан соң икенчесен ясау мөһим. Бу «ревакцинация» дип атала һәм ул кеше организмына икенче компонентны кертүдән гыйбарәт. Процедураны үтәмәгән очракта, нәтиҗә булмаячак, диләр табиблар.

COVID-19га каршы вакцинациягә 4-41-28 телефоны буенча поликлиниканың прививка кабинетына шалтыратып язылырга мөмкин. Язылу дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев