Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Пасха төнендә покрышка яндыручыларга штраф яный

Аның суммасы 30 мең сумга кадәр җитәчәк.

Алабуга полициясе Пасхага покрышкалар яндыручыларга каршы көрәшә.

Алабуга эчке эшләр бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә булып Пасхада покрышкалар яндыруга каршы көрәш алып бару торды. Хәтерегезне яңартып үтик, былтыр Алабугада күзәтелгән әлеге традициягә каршы, полиция белән бергә, җәмәгатьчелек тә чыгыш ясады. Оештыручылар белән эш алып барылды, покрышкалар өеп куелган урыннар буенча рейдлар уздырылды. Нәтиҗәдә шәһәр халкы өчен Пасха төне тыныч үтте.

Полиция хезмәткәрләре быел да бу эшне дәвам итәргә ниятли, шәхси йортларда яшәүче кала халкын да монда тартырга планлаштыра. Покрышкалардан торган учаклар -ул әле бары тик янгын иминлегенә янау гына түгел, ә атмосферага зарарлы ташландыкларны ифрат күп күләмдә чыгару да!

Исегезгә төшерик, әлеге чарада катнашучылар штрафка тартылачак. Аның суммасы 30 мең сумга кадәр җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев