Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада район башлыгының чираттагы кабул итүе узды

Үзләренең сораулары һәм проблемалары белән Рөстәм Нуриевка 11 алабугалы килде

Шулай итеп, Татьяна Киселева яңгыр канализациясе мәсьәләсен хәл итүне сорап мөрәҗәгать итте. Яңгыр канализациясе җәен һәм көзен чүп белән, ә язын һәм кышын кар һәм кар сулары белән тула. Су Пролетар урамындагы 46 санлы йорт подвалына үтеп керә. Алабугалы бу йортның беренче катында яши, һәм үзенең фатирында даими дымлылык сизә.
Татьяна Киселева узган елның сентябрендә район башлыгына мөрәҗәгать иткән иде инде, аның мәсьәләсе игътибарсыз калмады. Ул вакытта Рөстәм Нуриев тиешле хезмәтләргә проблеманы хәл итәргә йөкләмә бирде — коедан суны суыртып алдылар һәм яңгыр канализациясе тирәсендәге буш урынны бетонладылар.
— Сезнең ярдәм белән яңгыр канализацияләрен чистарттылар, Әлмәттән машина да килде, ләкин, бу гына җитәрлек булмаган, күрәсең. 44 санлы йорт янында да коелар бар, көзен алар да тулы иде, — дип район башлыгына мөрәҗәгать итте Татьяна Киселева.
ТКХ һәм төзелеш Департаменты директоры Андрей Томилин сүзләренә караганда, Пролетар урамы 44нче, 46нчы йортлар ТКХ Департаменты карамагында, һәм карлар эреп беткәч, кар сулары агымы белән бәйле әлеге вәзгыять күзәтелеп торачак.
Көнбатыш тыкрыгында үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыру авыр мәсьәлә булып чыкты, аның белән район башлыгына Наталья Полтанова мөрәҗәгать итте. Аның әйтүенчә, әлеге проблема биш ел дәвамында хәл ителми. Рөстәм Нуриев җаваплы кешеләргә әлеге тыкрыкта яшәүчеләр белән җыелыш үткәрүне, проект төзүне һәм бу сорау буенча нинди дә булса карар кабул итүне йөкләде.
Шулай ук алабугалыларның мөрәҗәгатьләре авыл җирлекләрендә газ үткәрү, гомуми йорт ихтыяҗлары өчен югары тариф, гражданлык алу, торак бирүгә кагылышлы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев