Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада район газеталарына язылу декадасы башланды

Язылу кампаниясенә беренчеләрдән булып Олы Шүрнәк авыл җирлегендә яшәүчеләр кушылды.

1 апрельдән агымдагы елның икенче яртыеллыгына республика һәм район басмаларына, шул исәптән «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылу башланды.

Язылу кампаниясенә беренчеләрдән булып Олы Шүрнәк авыл җирлегендә яшәүчеләр кушылды. Алар безнең басмаларга альтернатив язылу
рәсмиләштерде. Исегезгә төшерәбез, аның ярты елга бәясе — 460 сум.

— Район газеталарын 7 ел рәттән яздырабыз, "Новая Кама"ны яки "Алабуга нуры"н алабыз. Тормыш иптәшем белән русча да, татарча да укыйбыз. Газеталарда кешеләр, авыллар тормышы, райондагы кызыклы вакыйгалар турында язмалар бик ошый. Басмалар киләчәктә дә кызыклы материаллар белән тулыланып торсын иде, — дип фикерләре белән уртаклашты Олы Шүрнәк авылының күп функцияле үзәк җитәкчесе урынбасары Светлана Антонова, ул газетага иң беренчеләрдән булып язылды.

Сүз уңаеннан, авыллар өчен альтернатив язылу — яңалык. Мондый форманы сайлаганда, газеталар күпфункцияле үзәктә, клубларда яки китапханәләрдә калдырылачак. Район газеталарын авылга җирлек башлыгы алып кайта. Шулай ук безнең газеталарга башка авылларда яшәүчеләр дә языла ала. Моның өчен җирлек башлыгына мөрәҗәгать итәргә яки 8 (85557) 3-81-11 номеры буенча редакциягә шалтыратырга мөмкин.

Газеталарга почта аша да язылырга була. "Алабуга нуры"на ярты елга язылу бәясе 786 сум тәшкил итә, "Новая Кама«га — 834 сум. 5-15нче апрельдә язылу ункөнлеге үтәчәк. Әйтик, «Алабуга нуры» газетасына ташламалы бәядән, ягъни 724 сумнан язылырга мөмкин булачак, ә "Новая Кама«га язылу бәясе —768 сум.

Моннан тыш, 1 апрельдән газетага язылып, квитанцияләрен редакциягә алып килгән әбүнәчеләребез приз ота ала. Төп бүләк — зәркән кибетенә сертификат. Тулырак мәгълүматны 3-81-11 телефоны буенча белергә яки alabuganury.ru сайтыннан табарга мөмкин. Шулай ук «Һәр әбүнәчегә орлык» дип исемләнгән язгы акция игълан итәбез: редакциябезгә килеп, газетага язылган һәр әбүнәчегә — орлык.
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев