Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада район Советының 6нчы сессиясендә район башлыгы урынбасары сайланды

Ул Лекарево авыл җирлеге депутаты Олег Колпаков булды.

— Минем өчен бу зур җаваплылык. Сез миңа ышанып тапшырган вәкаләтләрне, белем, компетенция һәм тәҗрибәдән файдаланып, мин зур тырышлык белән башкарачакмын, — дип вәгъдә бирде Олег Колпаков.
Котлау вакытында район башлыгы Рөстәм Нуриев Олег Евгений улының яңа вазифасы төрле юнәлешләрне колачлый, шуңа күрә депутатлар һәм предприятие җитәкчеләре белән эшне җайга салу мөһим, дип билгеләп үтте.
Алабуга районының 2021 ел һәм 2022-2023 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразының төп күрсәткечләре турында районның Перспективалы социаль-икътисади үсеш палатасы рәисе Тимур Никонов сөйләде:
— Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вәзгыять безнең район икътисадында чагылды. 2019 елда тулаем территориаль продукт күләме 56,2 миллиард сум булса, быел ул 54,7 миллиард сум дәрәҗәсендә бәяләнә. Шул ук вакытта сәнәгать җитештерүе индексы узган елга карата уңай динамиканы күрсәтә. Әлеге күрсәткечне формалаштыруда «Алабуга» МИЗ мөһим роль уйный, анда 57 компания теркәлгән, шуларның 33е җитештерү эшчәнлеген алып бара.
Быел эпидемиологик вәзгыять хезмәт базарына да йогынты ясады. 1 октябрьгә 2 мең 165 кеше Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә тора иде. Эшсезлек дәрәҗәсе биш процентка кадәр арткан. Шул ук вакытта эш бирүчеләр тарафыннан 1 мең 880 вакансия тәкъдим ителгән. Фаразлаулар буенча, 2020 ел ахырына эшсезлек дәрәҗәсе өч проценттан артмаячак, ә 2023 елга бу күрсәткеч 1,5 процентка кадәр кимиячәк.
Район буенча уртача хезмәт хакы 36 мең 749 сум күләмендә бәяләнә. Еллар буенча хезмәт хакының алдагы үсеше 104 процент дәрәҗәсендә планлаштырыла.

Фото: АМР башлыгының матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев