Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада республика күләмендә «Мин бит татар малае-2021» бәйгесе үтте

Алабуга, Кукмара, Арча, Саба, Биектау, Мамадыш, Әлмәт һәм башка районнарда яшәүче һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар әлеге бәйгедә көч сынашты.

Узган атнада 29нчы санлы «Алтын балык» балалар бакчасында республика күләмендә «Мин бит татар малае-2021» бәйгесе булып узды.
Кечкенәдән үк балаларыбызга үзебезнең туган телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны өйрәтү мөһим, чөнки татар халкын киләчәктә милләт буларак саклап калу, үстерү киләчәк буыннан тора.
29нчы санлы балалар бакчасында бу юнәлештә зур эш алып барыла. Шундый чараларның чираттагысы — республика күләмендә үткәрелә торган «Мин бит татар малае-2021» VII балалар иҗади бәйгесе. Ул яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, сабыйларда туган телгә хөрмәт тәрбияләү, балаларны һәм ата-аналарны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Алабуга, Кукмара, Арча, Саба, Биектау, Мамадыш, Әлмәт һәм башка районнарда яшәүче һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар әлеге бәйгедә көч сынашты.
— Беренче сайлап алу турына республикабызның 20 районыннан 180 видеочыгыш кабул ителде, шулар арасыннан иң яхшы 20се сайлап алынды һәм бәйгенең икенче турында катнашу өчен чакырылды. Алар 22 апрельдә үткән финалда чыгыш ясады. Катнашучылар барысы да үзләрен лаеклы күрсәтте, жюри әгъзаларына кемнедер сайлап алу җиңелләрдән булмагандыр, мөгаен. Һәркем бу бәйгегә тырышып әзерләнгән, чыгышлар берсеннән-берсе матур иде, — дип сөйләде 29нчы санлы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Гүзәлия Әхмәдгалиева.
Катнашучылар чынлап та үз осталыкларын күрсәтеп, жюри әгъзаларын таң калдырды. Чыгыш ясаучыларның берсен алып берсен куярлык түгел — матур итеп җырлыйлар, бииләр һәм саф татар телендә шигырьләр сөйлиләр. Берсеннән-берсе талантлы сабыйлар һәр тамашачы күнелендә соклану һәм горурлану хисе уятты. 


Ахырда жюри әгъзалары киңәшләшеп, урыннар билгеләде. Шулай итеп, җиңүче исеменә Яр Чаллыдан килгән Рияз Тугушев лаек булды.
— Кадерле катнашучыларыбызга, төрле яктан якын килеп, бу бәйгегә әзерләгән җитәкчеләргә, таяныч булып, ерак юлларны якын итеп килгән әти-әниләргә балалар бакчасы идарәсе һәм үз исемемнән чиксез зур рәхмәтләремне белдерәм, — диде Гүзәлия ханым.
Катнашучылар кечкенә булсалар да, туган телне өйрәнүнең мөһимлеген аңлый. Мондый балалар, милли җанлы сабыйларны тәрбияләүче әти-әниләр, мөгаллимнәребез, сәләтле татар балаларын барлаучы чаралар оештыручылар булганда, киләчәгебез өметле.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев