Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада рейд барышында дәүләт автоинспекторлары 22 закон бозу очрагын ачыклады

Рейд Алабуга-Гари-Абалач автоюлының 7нче километрында ике сәгать дәвамында барды. 

Бүген иртән Алабугада дәүләт автоинспекторлары чираттагы рейд үткәрде. Пассажирлар ташучы транспорт белән идарә итүчеләрне тикшерүгә аерым игътибар бирелде.

Рейд Алабуга-Гари-Абалач автоюлының 7нче километрында ике сәгать дәвамында барды. 

Ачыкланган 22 хокук бозу очрагының 5се автобус йөртүчеләргә кагыла.

Идарә итү хокукы булмаган килеш руль артына утырган бер машина йөртүче ачыкланган. Аның автомобиле махсус стоянкага урнаштырылган. 

Дүрт шоферның иминият полислары юк. Алты транспорт чарасында техник җитешсезлекләр ачыкланган. Тонировка өчен ике шоферны, куркынычсызлык каешлары өчен — 1, укылмый торган номерлар өчен 7 кеше җавап бирәчәк. Моннан тыш, теркәлү үтмәгән бер транспорт чарасы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев