Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада рейд барышында дәүләт автоинспекторлары ике машина йөртүчене тоткарлаган

Рейд 4нче микрорайонда үтте.

Кичә кич Алабугада дәүләт автоинспекторлары чираттагы рейд үткәрде. Автобус йөртүчеләрне ташу кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде.

Рейд Нечаев урамы буенча 16нчы йорт янында өч сәгать дәвамында барды. Барлыгы 23 хокук бозу очрагы ачыкланды, шуларның 5се автобус йөртүчеләргә карата.

Мисалга, ике машина йөртүче руль артында идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, ә берсе бөтенләй машина йөртү хокукы булмаган. 
Алты шоферның иминият полислары юк. Ике транспорт чарасында техник җитешсезлекләр ачыкланды. Тонировка өчен бер йөртүчене, куркынычсызлык каешлары өчен — 2, балалар кәнәфиенең булмавы өчен — 1, начар укыла торган номерлар өчен 6 машина йөртүчене җавапка тарттылар. 

Өч автомобиль махсус стоянкасына урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев