Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Сабантуйга 500 урынга исәпләнгән парковка җиһазлана

Ул ипподром янында урнашкан.

Быел Алабугада Сабантуй ипподромда узачак. Хәзерге вакытта территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла, автомобильләр өчен туктау урыннары төзекләндерелә. 

«Автомобильләр өчен тукталыш 500 урынга исәпләнгән. Без территорияне куаклардан чистарттык, үлән чаптык. Мәйданчык грейдер белән тигезләнәчәк. Анда машиналарның дөрес урнаштырылуын күрсәтүче регулировщик эшләячәк. Шунда ук буталчык чыкмасын өчен схема урнаштырылачак. Шулай ук гаражлар янындагы территория өстәмә парковка өчен җәлеп ителәчәк», — дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов. 

Сабан бәйрәме 12 июнь көнне була. Якындагы территориядә техника күргәзмәсе һәм шәһәр предприятиеләре күргәзмәсе оештырылачак. Картинг мәйданчыгында бәйрәм сәүдәсе, кафе, рестораннар оештырылачак. Бәйрәм дәвамында авыл хуҗалыгы йорты, батутлар, аттракционнар, балалар сабантуе эшләячәк. Бәйрәм йолдызы Фирдүс Тямаев булачак. Тулы программаны монда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев