Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада "Садко" балалар бакчасы сентябрьдә эшли башлый

Хәзерге вакытта бакча территориясен төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша.

Таҗи Гыйззәт урамында урнашкан 32 нче балалар бакчасы сентябрьдә ачылыр дип планлаштырыла. Хәзер монда бинаны ремонтлыйлар, тирә-як территорияне тәртипкә китерүдә башка балалар бакчалары коллективлары ярдәм итә. Эчке һәм тышкы бизәү-матурлау эшләре белән беррәттән биредә уен мәйданчыкларын әзерләүгә керештеләр.

- Верандалар төзү башланды, алар монда 13 булачак, - дип сөйләде өлкән мастер Николай Игнатьев.

Бассейнда торбалар салына, тиздән аны матурлый башлыйлар. Балалар һәм тренерлар өчен махсус кием алыштыру кабинкалары да каралган.

Моннан тыш, газоннар өчен китерелгән туфрак таратыла, коймалар алыштырыла.

Бүлмәләр балаларны кабул итәргә әзер, бары тик берсендә генә яктырткычлар куясы калган. Барлыгы биредә 13 группа булачак.

Исегезгә төшерәбез, балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән. Яңартылган, матур һәм чиста бакчага балаларын әти-әниләр инде сентябрьдә үк китерә алачак.

"Танайка-2" микрорайонында төзелүче балалар бакчасында да эшләр җитәрлек. Участок җитәкчесе Тәлгать Солтанов әйтүенчә, эшләр, бернигә дә карамый, тиешле вакытка тәмамланачак.

Ата-аналар яңа балалар бакчалары төзелүгә шат булса да, аларның санын арттырырга кирәк, дип саный. Мисалга, Оксана Ермакова (әнилек стажына 17 ел) беренче баласының балалар бакчасына баруын исенә төшерә:

- Өлкән улымны бакчага 1998 елда бирдем, аңа бер яшь сигез ай иде. Балалар бакчасына бик җиңел эләктек. Икенче улым бакчага яшь тә ике айда китте. Балалар бакчасы тәрбиячеләренең узган елдагы эш системасын кире кайтаруны сорыйбыз. Дежур группалар ачылганчыга кадәр, аларның 6 сәгатьлек эш көне иде. Ул вакытта бер группада ике тәрбияче эшләсә, хәзер исә ике группага өч тәрбияче җитешергә тиеш.

"Бердәм Россия"нең "Балаларга - балалар бакчасы" гомумфедераль социаль сәяси проекты регионда 2010 елдан гамәлгә кертелде. Моннан тыш, "Бердәм Россия" тарафыннан "Физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзү", "Мәгарифне модернизацияләү", "Яшәеш сыйфаты (сәламәтлек)" һәм "Чиста су" проектлары да тормышка ашырыла.

Торак-коммуналь хуҗалык Департаменты директоры Василий Филиппов әйтүенчә, "Чиста су" проекты кысаларында Әйләнеч шоссе урамынадагы 325 миллиметрлы суүткәргечне реконструкцияләү эшләре алып барыла. Бу максатларга республика бюджетыннан 4,8 миллион сум акча бирелгән. Шәһәрнең 6 нчы мәхәлләсендәге квартал эче челтәрләр яңартылган. Хәзер су яңа торбалар буенча килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев