Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагын үстерү турында килешү имзаланды

Исегезгә төшерәбез, узган ел районга удмурт инвесторлары килде, алар фермер хуҗалыгын актив үстерә башладылар.

Бүген район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм «Мир» ҖЧҖ генераль директоры Елена Собина Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы муниципаль берәмлеге һәм «Мир» ҖЧҖ арасында инвестицион проектны гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы килешүгә кул куйдылар.

Проект район территориясендә үсемлекчелек һәм терлекчелекне үстерү буенча үзара файдалы хезмәттәшлекне күздә тота. Исегезгә төшерәбез, узган ел районга удмурт инвесторлары килде, алар фермер хуҗалыгын актив үстерә башладылар.

«Быел сөт җитештерүнең артуы 20 тоннадан узып китте. Бүгенге көндә бу 4 мең гектарга якын эшкәртелә торган җирләр, быел тагын 2 300 гектарны «МИР» җәмгыятенә тапшырабыз һәм алар быел 1 мең баш танага, савым сыерларына исәпләнгән ферманың икенче чиратын төзергә вәгъдә итәләр», — дип хәбәр итте район башлыгы Рөстәм Нуриев. 

Тиздән җитәкчеләр компаниянең җитештерү мәйданнары белән танышачак. Якын арада биредә «ачык ишекләр көне» оештыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев