Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада синтетик наркотик сатучы өч дус хөкем ителде

Алабуга районында зур күләмдә наркотик матдәләр таратып, җиңел генә баерга уйлаган өч дус катгый режимлы колониядә барлыгы 33 ел үткәрәчәк.

Наркотөркемне 38 яшьлек Алабуга кешесе оештырган, ул элек тә наркотик матдәләр саклау һәм тарату өчен җаваплылыкка тартылган булган. Бу юлы ул законсыз эшкә иптәшләрен дә тарткан, алар үзләре дә синтетик матдәләр кулланучылар булып, наркологта исәптә торган.
Төркем башлыгы күпләп наркотик чаралар сатып алып, аларны аз дозаларга бүлү һәм саклау белән шөгыльләнгән, наркотикларны үз фатирында саклаган, ә иптәшләре клиентлар табу һәм сату өчен җаваплы булган. Махсус операция үткәреп, наркополицейскийлар бу егетләрдән 300дән артык доза наркотик чаралар тапкан. Суд наркотөркемне оештыручыны катгый режимлы колониягә 12 елга, ә аның иптәшләрен 11 һәм 10,5 елга хөкем итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев