Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада сирәк коллекцияләр Галереясе ачыла

«Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсе 6 ай дәвамында эшләячәк.

19 февральдә 14.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында сирәк коллекцияләр Галереясен ачу тантанасы була.

Галерея Яр буе урамындагы элеккеге декоратив-гамәли сәнгать музее-остаханәсенең тарихи бинасында урнашкан. Ул «Изге Коръән дөньясында» уникаль күргәзмәсеннән башлана. Әлеге күргәзмә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәм кулъязма китапларны реставрацияләүче һәм күчереп язучы Дамир Әхмәтгалиевның шәхси коллекцияләреннән төзелгән. Мондый күргәзмә Алабугада гына түгел, Татарстанда да беренчеләрдән булачак. 

Сирәк коллекцияләр Галереясендә бөтен Россиядән, ә киләчәктә — бөтен дөньяның төрле шәхси коллекцияләреннән кызыклы экспонатлар җыелыр дип фаразлана. 

«Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсе 6 ай дәвамында эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев