Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада спорт объектлары төзекләндереләчәк

Шулай итеп, 6нчы микрорайонда урнашкан «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында зур ремонт үткәрү планлаштырыла.

Шәһәребездә 14 спорт объекты бар, аларның кайберләре яңартуга мохтаҗ. Шулай итеп, 6нчы микрорайонда урнашкан «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында зур ремонт үткәрү планлаштырыла. Ул — Алабуганың иң беренче спорт объектларының берсе, 1980 елда төзелгән. Анда бассейн, тулысынча җиһазландырылган тренажер һәм спорт заллары, душ, сауна, чишенү бүлмәләре бар.
— Бассейнда су белән тәэмин итә торган заманча автоматлаштырылган система урнаштырылачак. Бинаның тышкы торышы да үзгәрәчәк − витражлар һәм тәрәзәләрне тулысынча алыштырачаклар, бу җылылык һәм газны экономияләү мөмкинлеге бирәчәк, — диде Спорт корылмалары дирекциясенең баш инженеры Ленар Уткин.
«Бердәм Россия» спорт комплексының да түбәсен яңартырга кирәк. Түбәне ремонтлау алга таба су агудан гына саклап калмаячак, шулай ук җылылыкны 25 процентка экономияләячәк.
− Шулай ук быел без Боз сараенда һава торышы датчикларын монтажлау белән җылылык төенен алыштырырга планлаштырабыз. Әле күптән түгел генә без анда компрессорны өлешчә ремонтладык, — дип сөйләде Ленар Уткин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев