Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада спортчыларны бүләкләделәр

Шәһәр хакимиятендә үткән киңәшмә бүләкләүдән башланды.

Бүген эшлекле киңәшмәдә Рөстәм Нуриев Алабуганың яшь спортчыларына Мастер спорта билгесе тапшырды. Россия Федерациясенең Спорт министрлыгы карары буенча Вадим Буханов һәм Аделина Серовага «Тхэквондо буенча спорт мастеры» исеме бирелде. 

Шулай ук Алабуга районы башлыгы боерыгы буенча күпьеллык намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше өчен башлыкның Мактаулы грамотасы белән АМР исәп-хисап палатасы рәисе Вера Сазанова бүләкләнде. 

«Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсының республика этабында «Санлы технологияләр һәм платформа карарларын кертү юлы белән шәһәр хуҗалыгын модернизацияләү (акыллы шәһәр) » номинациясендә «Алабуга» МИЗ" АҖ проекты җитәкчесе Эльмир Сәйфуллин 2нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев