Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада өстәл уеннары клубы ачылды

Кешеләр элек-электән өстәл уеннарын үз күрәләр, аларны яратып уйныйлар.

Кайбер галимнәр борынгы өстәл уеннары уйлап чыгарылуга инде 3 мең елдан да артык дип исәплиләр. Бу хактырмы яки юктырмы - без моны, мөгаен, инде беркайчан да белә алмабыз. Күп кенә борынгы уеннарның кагыйдәләре дә инде җуелган, әмма аларның кайберләре, заман сынауларын узып, безнең көннәргә тикле килеп җиткән.
Ә безнең көннәрдә уйлап табылган уеннар да хәтсез бит. Аларның барысын санап чыгар өчен генә дә басма текстның берничә бите китәр. Кайбер уеннар бары тик күңел ачуга гына корылган, башкалары математик фикерләүне һәм аң-белемне үстерә, өченче төр уеннар төрле вәзгыятьләрне модельләү, ясау күнекмәләрен баета. Җыеп кына әйткәндә, өстәл уеннары - ял итү өчен менә дигән шөгыль.
Бүгенге көннән башлап, һәр пәнҗешәмбе саен, 18.00 сәгатьтән Алабуга дәүләт музей-ядкәрлегенең Көмеш гасыр китапханәсендә «Chance» өстәл уеннары клубы эшли башлаячак. Клубны оештыручы Алексей Ухин яңа катнашучыларны көтеп кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев