Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада су бүлү объектлары модернизацияләнә

Әлеге эшләргә 500 миллион сумга якын акча юнәлдереләчәк. 

Бу юнәлештә сигез насос станциясенең канализация челтәрләрен, су белән тәэмин итү системасы биналарын һәм корылмаларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү эшләрен башкару планлаштырыла.

2021-2022 елларда Алабугада су бүлү объектларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү планлаштырыла. Бу максатларга якынча 500 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Мондый карар Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевның Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин белән очрашуы нәтиҗәләре буенча кабул ителде.

Моннан тыш, шәһәрнең үзагышлы канализация челтәрләрен түбәндәге урамнар буенча реконструкцияләү планлаштырыла: Беренче Май урамы, Нефтьчеләр проспекты (Покров урамыннан Муса Җәлил урамына кадәр), Спас урамы (Зур Покров урамыннан Казан урамына кадәр), Әйләнеч шоссесы (Нечаев урамыннан алып КНС-5кә кадәр), 30 торак йорт (Гыйззәт урамыннан Төзүчеләр урамына кадәр), Төзүчеләр урамы, 23 йорт.
Барлыгы 12,63 километр челтәрне төзекләндерү ниятләнә. 

Бу эшләр су сыйфатын яхшыртуга һәм насос станцияләрен модернизацияләү аркасында электр энергиясен куллануны киметүгә, шулай ук челтәрләрдәге аварияләр санын үзагышлы һәм басымлы канализация челтәрләрен реконструкцияләү хисабына киметүгә ярдәм итәчәк. Болар барысы да экономияләнгән акчаларны су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләүгә юнәлдерү мөмкинлеге бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев