Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тагын бер ял зонасы барлыкка киләчәк

Алабугада Мәдәният сарае янындагы тукталыш павильонын сүттеләр.

Ул 90нчы елларда ук төзелде һәм вакыт узу белән ямьсезләнеп, шәһәрнең йөзен бозып тора иде. Соңгы алты елда павильон тукталыш буларак файдаланылмады. Исегезгә төшерәбез, 2014 елның октябрендә Тынычлык һәм Нефтьчеләр проспектлары киселешендә яңа көйләнә торган светофорлар куелды. Шуңа бәйле рәвештә "Шәһәр Мәдәният сарае"ның тукталыш павильонын күчерү зарурлыгы туды, аны 100 метрга түбәнрәк күчерделәр.
Быел район җитәкчелеге тукталыш павильонын сүтү турында карар кабул итте, павильон чынлап та бик ямьсез булып тора иде. Халыкны кабул итүләрнең берсендә Рөстәм Нуриев мондый павильоннарны сүтәргә кирәклеген ассызыклады.
— Нигә моңа кадәр сүтелмәгән? Бу бит бик ямьсез! Купшакланып беткән кирпеч корылмасы, — дип ачуланды район башлыгы.


Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Роман Гурьев билгеләп үткәнчә, тукталыш милекчесе аларның хәленә кергән һәм павильонны сүтәргә рөхсәт биргән.
Алга таба муниципалитет әлеге территорияне төзекләндерергә дигән карар кабул итте, ул яңа иҗтимагый киңлеккә әвереләчәк.
Сүтелгән тукталыш павильоны урынында нәрсә булыр соң? Әлеге сорау белән без район башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше һәм архитектура мәсьәләләре буенча урынбасары Илнара Гыйләҗевага мөрәҗәгать иттек.
— Тукталыш озак вакыт кулланылмады. Без аның хуҗасы белән килештек, ул безнең идеяне хуплады һәм аны сүтте. Павильон артында кафе урнашкан, аның бинасы да тәртипкә китереләчәк. Ә элекке тукталыш урынына парклет урнашачак. Бу зур шәһәрләрдә, аерым алганда тротуарны дәвам итүче эшлекле районнарда зур булмаган ял зонасы. Биредә утыргычлар һәм вазоннар барлыкка киләчәк. Мисал өчен, ылыслы. Шулай итеп, Мәдәният сарае каршында матур күренеш ачылачак, тротуар киңәячәк, — дип сөйләде Илнара Гыйләҗева.
Сүз уңаеннан, якын арада үтәчәк шәһәр төзелеше советында кафе һәм ял зонасын реконструкцияләү эскизы каралачак. Алар ел ахырына кадәр барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев