Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада торак-коммуналь хезмәтләргә түләү артты

1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр артты. Республика халкы арткан бәяләр белән түләү кәгазен августта алачак. Россия Федерациясе хөкүмәтенең карары буенча тарифлар 2014 елның июленнән генә арта, гыйнварда алар үткән елның икенче яртысындагыча калды.

1 июльдән газга арттырып түләү 4,2 проценттан артмаячак. 2014 елның икенче яртысында электр энергиясенә тариф 3,8 процентка артачак. Авыл халкы һәм электр плитәләреннән файдаланучылар өчен тарифлар мөмкин кадәр түбән - 0,7 коэффициенты белән куелган.

Җылылык энергиясенә уртача исәпләү тарифы, гомумән алганда, республиканың барлык кулланучылары өчен 2014 елга тарифлар буенча РФ Федераль хезмәте билгеләгән 5,3 процент күләмендәге максималь чикне узмады.

Су куллану буенча тарифлар республикада уртача 3,1 процентка арта, Россиянең тарифлар буенча Федераль хезмәте билгеләгән югары чик 4,3 процент тәшкил итә.

Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитеты сайтында хәбәр ителгәнчә, коммуналь хезмәтләр өчен 1 июльдән түләү 4,5 проценттан артмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев