Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ТР психоневрология интернатлары арасында Беренче Спартакиада узды

Алабугалылар мактаулы икенче урында.

Җиңел атлетика манежында узган спорт ярышларында Алабуга, Яңа Чүриле, Кама Аланы, Казан, Чистай һәм Яшел Үзәннән алты җыелма команда катнашты. Мондый дәрәҗәдәге ярышлар безнең республикада беренче тапкыр узды.

Спартакиадада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина сәламләде. Ул аларга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм җиңүләр теләде.

Алабугалылар һәм шәһәр кунаклары берничә спорт дисциплинасында көч сынаштылар — баскетбол тубын кәрзингә ыргыту, өстәл теннисы, кул көрәше, озынлыкка сикерү, турникта күтәрелү, яткан килеш гәүдәне күтәрү.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Яшел Үзән командасы яулады, икенче урынны алабугалылар алды, ә өченче урынны Казан һәм Кама Аланы спортчылары бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев