Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тәрбиячегә карата җинаять эше кузгатылган

Тәрбияче баланы әкрен ашаганы өчен кыйнаган.

Алабугада балалар бакчасында кыйнауның ике очрагы буенча тикшерү алып барыла. "Бер ай эчендә безгә балалар бакчасы тәрбиячеләренең үз кул астында тәрбияләнүче нәниләргә кул күтәрүе, сугуы турында ике гариза керде. Беренче факт буенча 25 нче балалар бакчасы кече тәрбиячесенә карата җинаять эше кузгатылган, икенче очрак буенча тикшерү алып барыла",- дип сөйләде "эшлекле сишәмбе"дә Россия ЭЭ министрлыгының Алабуга районы буенча бүлек җитәкчесе Юрий Пономарев.
25 нче балалар бакчасында сабыйны ватылган тәлинкә өчен җәзага тартканнар. Мәктәпкәчә учреждение мөдире сөйләвенчә, 4 яшьлек бала, төшке ашны ашаганнан соң, өстәл артыннан иң соңгы булып чыга һәм тәлинкәне юарга илткән вакытта аны искәрмәстән төшереп вата. Шуның өчен кече тәрбияче сабыйның чәченнән эләктереп ала. Малай бу хакта өлкән тәрбиячегә сөйли һәм ул үз чиратында хезмәттәшенә кисәтү ясый, әмма мөдиргә хәбәр итеп тормый. Ә мөдир исә, аның сүзләренчә, бу хакта ике атна узгач, баланың әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткәч кенә белә.
Әлегә тикшерү алып барылган чакта бу әти-әниләр нинди дә булса аңлатма бирүдән баш тартып торалар, ләкин, алар сүзләренчә, ул көнне баланың чәченнән тартып кына калмаганнар, ә бер тотам чәчен йолкып ук алганнар. Малайның әнисе моны бер атнадан соң гына искәреп ала, малай шул чакта гына булган хәл турында сөйләп бирә. "Тәрбиячеләр баланың әнисе алдында гафу үтенәләр, ләкин әни кеше әлеге очрак турында йомып калмаска карар кыла һәм полициягә гариза яза. Моннан тыш, ул бу эшне судка хәтле җиткерергә ниятли",- дип сөйләде эчке эшләр бүлегенең масса-күләм мәгълүмат чаралары белән эшләүче вәкиле.
Зыян күргән нарасый элеккечә шул ук балалар бакчасына йөрүен дәвам итә. Аны рәнҗетүче хатын-кызны эшеннән азат иткәннәр. 49 яшьлек кече тәрбиячегә карата РФ Җинаять Кодексының 156 нчы маддәсе буенча ( "Балигь булмаган балага аңлы рәвештә тән җәрәхәте ясаган өчен") җинаять эше кузгатылган. Әгәр тәрбияче хатынның гаебе исбатланса, аңа 100 мең сумга кадәр штраф түләү яный яки ул өч елга кадәр срокка ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
"35 нче балалар бакчасындагы очрак чуалчыграк булып чыкты",- дип сөйләде Юрий Пономарев. Бу мәктәпкәчә учреждениедә балага сугу булмады, бу - яла ягу, дип тәкрарлыйлар: ял көннәреннән соң, дүшәмбе иртән бала бакчага килгәндә үк күгәргән урыннары бар иде, күрәсең, сабый өйдә яки башка урында тәнен кара яндырган. Тагын шунысын да өстик, кызчык балалар бакчасына мондый хәлдә беренче тапкыр гына килми. Тик педагоглар бу хакта әни кешенең алар адресына баланы кыйнадылар дип гаеп ташлавыннан соң гына сөйләргә алыналар.
Махсус комиссия һәм шәһәр опека органнары ике очракта да хәлне ачыкларга ярдәм итәрләр. "Мәгариф бүлегенә мин бакча мөдирләре һәм тәрбиячеләре белән җыелыш уздырырга һәм әлеге фактларны тикшерергә тәкъдим итәр идем",- дип йомгак ясады Россия ЭЭ министрлыгының Алабуга районы буенча бүлек җитәкчесе Юрий Пономарев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев