Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада төрле милләт вәкилләре арасында матурлык бәйгесе үтте

Үз милләтләренең данын 9 кыз яклады.

«Алабуга чибәре» — шундый исем астында безнең шәһәрдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган муниципаль конкурс узды.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Иллюзион» кинотеатрында "Алабуга чибәре«н сайладылар. Муниципаль бәйгедә катнашучылар 14 яшьтән 18 яшькә һәм 26 яшьтән 35 яшькә кадәр булган ике яшь категориясенә бүленде.

Бәйгене Алабуга муниципаль районы башкарма комитетның Яшьләр сәясәтен үстерү секторы һәм «Барс» яшьләр үзәге оештырды. Конкурс дөнья халыклары мәдәниятен һәм телен саклап калу, үстерү максатыннан үткәрелде.

«Алабуга чибәре» исеме өчен 9 кыз көрәште. Аларның һәрберсе бер милләтнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен һәм ризыкларын тәкъдир итте.

Бәйгедә катнашучылар республиканың төрле шәһәрләреннән җыелган булып чыкты. Биредә Алабуга мәктәпләрендә, мәдәният һәм сәнгать, медицина көллиятендә белем алучы студент кызлар да бар иде.

Лениногорск шәһәреннән килгән Камилә Хәмидуллина бәйгедә татар милләте вәкиле буларак катнашты. Камилә Алабуганың мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укый:

— Бәйгедә катнашуыма шатмын. Татар кызы булуым белән горурланам. Милләтемнең бар матурлыгын, байлыгын тамашачыга күрсәтә алырмын дип ышанам, — дип уртаклашты үзенең хисләре белән Камилә.

Мамадыш районында туып-үскән, хәзерге вакытта медицина көллиятендә укучы чая һәм үткен Вероника Гурьянова конкурста керәшен халкы данын яклады. Кызның үзе әйтүенчә, ул керәшен халкының бер вәкиле булуы белән горурлана:

— Гаиләдә бар гореф-гадәтләрне кадерләп саклыйбыз, әбидән — оныкка тапшырып, киләчәктә дә милләтебезнең бар ядкарьләрен түкми-чәчми саклап кала алырбыз дип ышанабыз, — диде ул.

3нче мәктәптә укучы әзәрбайҗан чибәре Назлы Сөләйманлы өчен бәйгенең төп максаты җиңү түгел:

— Иң әһәмиятлесе — катнашу, милләтемнең бар байлыгын тамашачыга җиткерү, туган якларыма булган мәхәббәтемнең бер өлеше белән уртаклашу. Мин — Баку шәһәрендә туып-үстем. Ул якларның табигате, халкымның гореф-гадәтләре, ризыклары — беркемне дә битараф калдырмый.

Кызларның һәрберсе үз милләтләренең үзенчәлеге, матурлыгы, гореф-гадәтләренең байлыгы, теленең тирәнлеге турында сөйләде. Икенче этапта алар иҗади номер күрсәтте.

Катнашучылар өчен тамашачылар тавыш бирде. Һәр чыгыштан соң җанатарлар йөрәк формасында ясалган плакатлар күтәрде. Аларның санына карап җиңүче билгеләнде.

Конкурсның өченче — иң тәмле өлеше кинотеатр фойесында үтте. Биредә катнашучылар үз халкының милли ризыкларын әзерләп килгән иде. Бәйгенең иҗади өлешеннән соң, тамашачылар алардан авыз итә алды. Биредәге матурлыктан, хуш исләрдән баш әйләнерлек. Монда табын күрке — икмәк, белен-коймаклар, гөбәдия, чәк-чәк, дәмләмә һәм тагын әллә ниләр бар иде.

Нәтиҗәдә, «Алабуга чибәре» титулына 14 яшьтән 18 яшькә кадәр катнашучылар категориясендә Валерия Молчанова лаек дип табылды.

Икенче урында — Назлы Сөләйманлы, өченчедә — Вероника Гурьянова. 26-35 яшь категориясендә җиңүне Любовь Пантелеева яулады.

Җиңүчеләр диплом һәм сертификат, катнашучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев