Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада шигырь укучылар арасында «Туган тел» конкурсы игълан ителде

2021 елның 15-27 март көннәрендә Туган телләр елы кысаларында «Туган тел» шигырь сөйләүчеләр онлайн-конкурсы узачак.

Конкурсның максаты — халык сәнгать әдәбияты әсәрләрен популярлаштыру, шулай ук сәнгатьле уку традицияләрен саклау һәм үстерү.

Чара халык әсәрләрен уку белән кызыксынуны стимуллаштыру һәм конкурста катнашучыларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә.

«Туган тел» онлайн-конкурсында катнашу өчен Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы территориясендә яшәүче 12 яшьтән 35 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр чакырыла.

Конкурс өч этапта уза:
1нче online-этап: 2021 елның 15-21 мартында 21.00 сәгатькә кадәр иҗади видеороликлар кабул ителә;
2нче online-этап: 22-24 март, 21.00 — 21.00 сәгатьтә — Инстаграмда онлайн-тавыш бирү (mc_bars116);
3нче offline-этап: катнашучыларның турыдан-туры чыгышы һәм җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү 2021 елның 27 мартында 16.00 сәгатьтә Габдулла Тукай һәйкәле каршындагы мәйданда.
Конкурста катнашучылар ике яшь категориясенә бүленә:
1) 12-18 яшь;
2) 19 яшьтән 35 яшькә кадәр;
Катнашучыларның иҗади эшләре (видеороликлар) kdm34723@mail.ru адресы буенча оештыручының электрон почтасына җибәрелә.
Конкурсның иң яхшы иҗади эше дип уңай комментарийлар һәм лайклар җыйган видеоролик саналачак.

Чарада җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнә, барлык катнашучылар да катнашкан өчен дипломнар алачак, шулай ук чыгыш ясаучылар арасында тамашачылар симпатиясе призы алачак катнашучы билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев