Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада вандаллар төзекләндерелгән Тукай мәйданына зыян китергән

Зыян бетон түшәлгән урыннарга китерелгән.

Алабугада Тукай мәйданында төзекләндерү эшләре башкарылды. Эшчеләр җимерелгән урыннарны төзекләндерделәр. Әмма балалар инде аларга зыян китерергә дә җитешкән.

Хөрмәтле ата-аналар, зинһар, әйдәгез, балаларыбызны шәһәрдә башкарылган эшләргә карата игътибарлы булырга һәм хөрмәт белән карарга өйрәтик!
Исегезгә төшерәбез, Алабугада Габдулла Тукайга һәйкәл 2014 елның 19 декабрендә ачылды. Быел Татарстан бөтен дөньяга танылган бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуны билгеләп үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев