Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ветераннарның фатирларын төзекләндерәчәкләр

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан ветераннарның фатирларына ремонт ясалачак.

Ветераннарның теләкләренә карап, аларның фатир ишекләрен һәм тәрәзәләрне алыштырачаклар, обой ябыштырачаклар, инженерлык челтәрләре һәм сантехника ремонтланачак яки алыштырылачак, балконнар пыяла белән капланачак. Барлык эшләр дә 30 апрельгә тәмамланырга тиеш.
Сүз уңаеннан, өч фатирда ремонт инде төгәлләнеп килә. Әйтик, сугыш ветеранының тол хатыны һәм тыл хезмәтчәне Бибисара Фәсхетдинованың фатирында хезмәткәрләр ваннада ремонт ясый.
— Без түшәм һәм диварларны пластик панельләр белән тышладык. Шулай ук биредә канализация торбалары, су краннары, ишекләр һәм ванна астындагы экран алыштырылачак, — ди буяучы Татьяна Сабирова.
Бибисара Мөбарәкшина Җиңү көне алдыннан шундый бүләк алуына шат, ветераннарны онытмаулары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерә.
Җиңү көнен Бөек Ватан сугышында катнашкан ике ветеран, сугышта катнашучыларның тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәреннән 16 кеше яңартылган фатирларда каршылаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев