Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яңа мәчетләр төзелә

Алабугада мөселманнар өммәтенә район башлыгы Геннадий Емельянов, шулай ук "Татнефть" оешмасы генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов зур ярдәм күрсәтә.

Алабугада хәзерге вакытта барлыгы өч мәчет эшли, икесе яңа төзелеп килә. Аларның берсендә манара урнаштыру эше бара, аннары бизәкләү, эчке эшләренә күчәчәкләр.

Алабуга районы имам-хатыйбы Әҗмәл хәзрәт Саматов хәбәр итүенчә, яңа мәчетләр шәһәр һәм район мөселманнары тырышлыгы белән төзелә. Төзелеш алар хисабына алып барыла. Мөхтәсибәттә төзелеш эшләрен быел бетерергә җыеналар, әмма моның өчен матди ярдәм кирәк.

Алабугада мөселманнар өммәтенә район башлыгы Геннадий Емельянов, шулай ук «Татнефть» оешмасы генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов зур ярдәм күрсәтә. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев