Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яңа светофорлар һәм тукталышлар урнаштырылды

Тынычлык һәм Нефтьчеләр проспектлары кисешкән чатта яңа светофорлар эшли башлады. Әлеге "тәртип сагында торучылар"ны урнаштыру нәтиҗәсендә "Шәһәр мәдәният сарае" тукталышы 100 метрга түбәнгәрәк күчерелде.

Тынычлык проспектында тагын бер тукталыш ("Шатура" кибете каршында) барлыкка килде. Шушы ике тукталышка бәйле рәвештә октябрь ахырына кадәр өстәмә яңа маршрут җибәреләчәк. Ул, бөтен Тынычлык проспекты буенча үтеп, 4 нче мәхәлләгә кадәр барачак. Әлеге маршрутны ачу инде күптәннән өлгерде, әмма тукталышлар булмаганлыктан, элегрәк моны гамәлгә ашыру мөмкинлеге булмады.

Һәм өченче тукталыш Тукай урамында Алабугадан чыкканда беренче әйләнештән соң ук ачылды. Исегезгә төшерәбез: бу тукталыш гражданнарның мөрәҗәгате буенча ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев