Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ял көннәрендә исерек килеш машина белән идарә итүче 5 шофер тотылган

Закон бозучылар административ җавап бирәчәк.

Узган ял көннәрендә Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре исерек килеш машина белән идарә итүче 5 шофер тоткарланган.

Аларга РФ КоАП 12.8 ст. 1 өлеше буенча беркетмәләр төзелде. Закон бозучылар административ җавап бирәчәк. Аларга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум күләмендә административ штраф салу куркынычы яный. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аларның икесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу (ҖКның 264 статьясы) һәм кабат исерек хәлдә йөрү (ҖКның 264.1 статьясы) белән бәйле иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев