Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яшәүче ике кеше ялган банк хезмәткәрләренә акча күчергән

Килгән зыянның гомуми суммасы — 260 мең сум.

Әлеге фактлар буенча Алабуга районының тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Зыянның гомуми суммасы 260 мең сум тәшкил иткән.

Ике очракта да мошенниклар охшаш схема буенча эшләгән. Аферистлар зыян күрүчеләргә шалтырата һәм үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыра. Зыян күрүчеләргә билгесез затларның аларның исеменә кредит рәсмиләштерүне хәбәр итәләр. Беренче очракта 43 яшьлек алабугалыдан кредитны рәсмиләштерү операциясен гамәлдән чыгару өчен банк картасы мәгълүматларын әйтүен сораганнар. Соңрак аңа акчалар инде счетка күчкәнлектән, операцияне кире кага алмыйбыз дип хәбәр итәләр. Шуңа күрә бу акчаларны счеттан алырга һәм, имеш, кредитны каплау өчен, алар күрсәткән башка счетка күчерергә кирәк дип аңлаталар. Ялган банкирларга ышанып, зыян күрүче барлык күрсәтмәләрне үти һәм 200 мең сумнан мәхрүм кала.

Икенче очракта да мошенниклар 29 яшьлек хатын-кызны шул ук схема буенча алдыйлар. Алар зыян күрүчегә аның исеменә билгесез кешеләр кредит рәсмиләштерүләрен һәм аны юкка чыгару өчен, инструкция буенча эш итәргә кирәклеген хәбәр итәләр. Алабугалы хатын-кыз шалтыратучыга ышанмый. Ул чакта аферистлар хәзер кесә телефонына хокук саклау органнары хезмәткәрләре шалтыратачак, дип белдерә.

Бераздан аңа телефонга билгесез кеше шалтырата һәм үзен полиция хезмәткәре дип таныштырып, «ялган банкирлар» сүзләренең дөреслеген раслый. Шуннан соң зыян күрүчегә янә аферистлар шалтырата һәм онлайн банк аша кредит рәсмиләштерергә, ә алынган акчаларны «резерв счетына» күчерүен сорый. Шалтыратучыларга ышанып, ханым үз исеменә кредит рәсмиләштерә һәм банкомат аша алынган акчаларны күрсәтелгән счетларга күчерә башлый. Әмма күпмедер вакыттан соң үзен мошенниклар алдавын аңлаган хатын акча күчерүдән туктый. Китерелгән зыян суммасы 60 мең сум тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр Министрлыгы кисәтә! Билгесез кеше сезгә шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштырса, сезгә исем-отчество буенча мөрәҗәгать итсә, кайда яшәгәнегезне белсә һәм сезнең картадан акча күчерелүен, яки сезнең өчен билгесез затлар кредит рәсмиләштерүен, яки товар өчен шикле түләү башкарылуын хәбәр итсә — сөйләшүне өзегез — бу мошенник!

Банк картасының икенче ягындагы банкның контакт үзәгенә телефон аша мөрәҗәгать итегез һәм бу хакта хәбәр итегез.

Исегездә тотыгыз, сезнең шәхси мәгълүматлар җинаятьчеләргә эләгергә мөмкин, ә шикле операцияләрне банк мөстәкыйль рәвештә туктата. 
Әгәр сез мошенниклар корбаны булсагыз, 102 яки 112 телефоннары аша полициягә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев