Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада юл буенда калдырылган машиналар кар чистарту техникасына комачаулый

Мондый машиналар штрафстоянкага җибәрелә.

Юл буенда калдырылган машиналар коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә юлны кардан чистартырга комачаулый. Шул сәбәпле дәүләт автоинспекторлары коммунальчылар белән берлектә рейдлар үткәрә. Алар транспорт чаралары хәрәкәтенә һәм карны чистартуга комачау итүче машиналарны ачыклыйлар. Мондый машиналар штрафстоянкага җибәрелә. Бу хакта ЮХИДИнең җирле бүлегендә хәбәр итәләр. 

Мисалга, Яшьләр урамындагы рейд барышында ике автомобиль эвакуацияләнгән. Хәзер машина хуҗаларына штраф түләргә туры киләчәк. 

Дәүләт автоинспекторлары автомобиль хуҗаларына машиналарын үзәк урамның юл кырларында калдырмаска киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев