Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада законсыз төзелгән корылмаларны сүтә башладылар 

Беренчеләре инде юк ителгән.

Землянухин һәм Разведчиклар урамнарында, шулай ук шәһәрнең аскы өлешендә еш кына күпфатирлы йортларның ишегалларында гаражлар, базлар, мунчалар күрергә була. Аларның күбесен совет чорында торгызганнар, ул вакытта бу милекне рәсмиләштерү турында беркем дә уйламаган. Шулай итеп, аларның күбесе рөхсәтсез төзелгән, димәк, законсыз дип санала. 

«Мондый корылмаларның хуҗаларына күрсәтмәләр бирелде, аларны сүтәргә тиешләр. Без аларга бераз ташлама ясадык һәм аларга 1 апрельгә кадәр вакыт бирдек, чөнки күпләр анда азык-төлек саклый. Әмма законсыз төзелгән коймаларны хәзер үк сүтә башлыйбыз», — дип аңлатты район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Роман Гурьев.

Бу корылмалар мөстәкыйль рәвештә сүтеп алынмаса, 1 апрельдән соң бу эш белән муниципалитет шөгыльләнәчәк, ә биналарның хуҗаларына законсыз рәвештә җир биләгәне өчен штраф язылачак. Штраф күләме шактый зур һәм 5 мең сумнан башлана.

Разведчиклар урамындагы хуҗалык корылмаларын, сарайларны һәм коймаларны сүтә башладылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый корылмалар шәһәр урамнарының йөзен генә бозып калмый, гадәттән тыш хәл очрагында киртәләр дә тудыра. Алабуга районының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Александр Ябуров билгеләп үткәнчә, мондый корылмаларны төзегәндә башка объектларга кадәр тиешле ераклыкны бик сирәк исәпкә алалар, бу хәвеф-хәтәргә китерергә мөмкин − янгын чыкканда ут торак йортларга һәм башка корылмаларга күчәргә мөмкин.

Азат ителгән территорияләрне быел икенче язмыш көтә. Алар «Безнең ишегалды» программасы буенча үзгәртеләчәк, бу исә шәһәребезне бары тик уңай якка гына үзгәртәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев