Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Үзәк чыршыны куя башладылар (+фото)

Былтыргы кебек үк, ул Ленин мәйданында торачак.

Быел әлеге эшкә бер атна элек керештеләр: 10 декабрьгә шәһәрдә барлык чыршылар да урнашып беткән булырга тиеш. Алар барысы өчәү булачак: үзәк чыршы - Ленин мәйданында, тагын берсе - шәһәр мәдәният сарае каршында һәм бер урман сылуы 4нче мәхәлләдә урын алачак.
Бәйрәм көннәрендә шәһәр шулай ук танымаслык булып бизәләчәк. Каланың баш архитекторы Азат Нәдершин сүзләренчә, үзәк һәм төп урамнарга яктырткычлар һәм консоль бизәгечләр элү, 4нче мәхәллә ягыннан шәһәргә керү өлешен шулай ук матурлап бизәү планлаштырыла. Болардан тыш, Алабуга предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында иң матур Яңа ел бизәлешенә конкурс игълан ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев