Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугадан Диләрия Хәбибуллина "Нечкәбил"дә 3нче урынны алды

Республика конкурсы финалы 26 ноябрьдә Казанда үтте.

Кичә, 26 ноябрьдә, «Ана булуның изгелеге» Бөтенроссия программасының «Гаиләнең күп гасырлык традицияләре - киләчәктә Россиянең нигезе» дип аталган IV Форумы мәдәни чаралары кысаларында «Нечкәбил» ана булу һәм гаилә матурлыгының XI Республика конкурсы финалы булды.
Ана булу һәм матурлык бәйгесе инде тугызынчы мәртәбә уздырыла. Аның быелгысында Татарстанның 30 районыннан 50 гаилә катнашты. Финалга аларның тик 12се чыкты. Финалчылар арасында Алабуга районы вәкиле Диләрия Хәбибуллина да бар иде. Иң яхшы исеменә ул ире һәм ике баласы - улы һәм кызы белән бергә көрәш алып барды. "Гаилә минем өчен бала чагымнан ук һәр кешенең әтисе дә, әнисе дә булырга тиешлеген аңлатып, сеңдереп торды. Минем гаиләм - ул минем йортым, балаларым, ирем, әти-әниләрем, якын туганнарым, бергәләп, иртәнге, көндезге һәм кичке ашка табын артына утыру, шарлар һәм плакатлар белән күркәм һәм күңелле бәйрәмнәр уздыру. Бергә тормыш кору, гаилә - мәхәббәт һәм бер-береңне кайгырту, хезмәт кую һәм шатлыклар, хәсрәт һәм бәхетсезлек, традицияләр һәм гадәтләр, һәр җәй саен санаторийга, авылга һәм төрле шәһәрләргә бару ул",- дип уртаклаша алабугалы Диләрия Хәбибуллина. Ханымның инанулары буенча, аның гаиләсе - ныклы һәм тату. Ире белән бергә, алар инде 25 елга якын бик дус һәм бер-берсен аңлап яшиләр, күпләргә үрнәк булырлык ике бала тәрбиялиләр. "Бездә шушы көнгә тикле бер традиция яшәп килә: ул - «Якшәмбе - әни пәрәмәчләре көне",- ди Алабугадан бәйгедә катнашучы ханым.
«Нечкәбил» бәйгесе финалында конкурста катнашучылар гаиләләре ярдәмендә театрлаштырылган номерлар белән чыгыш ясыйлар. Бу - мәхәббәт һәм тугрылык тарихы, рухи кыйммәтләр һәм шәфкатьлелек үрнәкләре, бәхетле балачак һәм өлкәннәрне хөрмәт итү күренешләре. Бәйге финалының иң югары титуллары: "Алтын Нечкәбил", "Көмеш Нечкәбил", "Энҗе Нечкәбил", "Иң Нечкәбил".
Нәтиҗәдә Диләрия Хәбибуллина республиканың иң абруйлы «Нечкәбил-2015» конкурсында, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләре бәйге тотучыларын бераз гына алга чыгарып, мактаулы өченче урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев