Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугага мәшһүр алып баручы, язучы Павел Любимцев килде

Аны камералы оркестр җитәкчесе Игорь Лерман озатып йөрде.

Алабуга дәүләт музей-ядкәрлегенә театр һәм кино актеры, теле- һәм радиотапшырулар алып баручы, язучы Павел Любимцев килеп китте.

Ул - Россия Федерациясенең атказанган артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе һәм мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты. "Живые новости", "Путешествие натуралиста", "Городское путешествие" һәм "Занимательные истории с Павлом Любимцевым" кебек мәшһүр телепрограммалар буенча ул күпләргә таныш.

Алабугада Павел Евгеньевич музей-ядкәрлек генераль директоры Гөлзада Руденко белән очрашты, Иван Шишкин музей-йортында, Надежда Дурованың утар-музеенда, Марина Цветаеваның истәлек йортында һәм "Трактир" музей-театрында булды. Алабуга музей-ядкәрлеге музейларын карап йөргән вакытта Павел Любимцев үзенең "Городское путешествие" программасын төшерүе шундый кызыклы урында булмавына бик нык үкенүен белдерде. Алабугага ул камералы оркестр җитәкчесе Игорь Лерман белән килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев