Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугага Яшь армия килде

Шәһәребез мәдәният йортында Россиянең хәрби даны көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

Бу көн - Бөек Ватаныбызны саклауда торган Россия хәрбиләренә ихтирам билгесе.
Алабугада 3 ел элек Россиянең хәрби даны көнен билгеләп үтү традициясен башлап җибәрделәр. Тантаналы чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, отставкадагы офицерлар һәм шулай ук хәрби позразделениеләрнең гамәлдә булган хезмәт итүчеләре. Аларның күбесе гаиләләре белән килгән.
Кунакларны мәдәният йортының фойесында суворов хәрби көллияте курсантларыннан "җанлы коридор" каршы алды, алар чакырылган кунакларга чәчәкләр тапшырды. Бәйрәм атмосферасын эстрада-тынлы оркестры башкаруында тере көй алып килде. Алабуга районы башлыгы исеменнән аның урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина барыбызны да бәйрәм белән котлады:
− Без Бөек Ватан сугышы фронтында булган, "кайнар нокта"ларда үзенең гомер бәясе белән хәрби бурычларын үтәгән, бүген безнең тынычлыгыбызны саклаучы үзебезнең якташларыбыз белән горурланабыз. Һәр алабугалы өчен сезнең язмыш - ныклы тормыш позициясе һәм патриотлык, үз Ватаныңны ничек яратырга һәм сакларга икәнлеккә үрнәк. Сезнең хәрби хезмәтегез, һәрберебезнең бәхете өчен иң эчкерсез рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз.
Бәйрәмнең үзенчәлеге булып, Яшь армия сафларына кечкенә алабугалыларны кабул итү булды.
− Россия Президенты Владимир Путин карары буенча быел Яшь армиянең Россиякүләм хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте булдырылды. Яшь армиячеләрнең региональ штабы безнең шәһәрдә дә оештырылды. Бүген без беренчеләрдән булып тантаналы төстә яшь армиячеләр рәтенә Балалар диңгез үзәгендә тәрбияләнүчеләрне кабул итәбез, - дип хәбәр итте Алабуга военкомы Николай Битюков.
Әлеге үзәктә тәрбияләнүчеләр - 8 һәм 9 нчы мәктәп укчылары - тантаналы шартларда ант әйттеләр, ә Николай Битюков аларга яшь армиячеләр хәрәкәтенең күкрәк билгеләрен тапшырды.
Бәйрәм чарасы зур концерт белән дәвам итте. Традиция буенча, Андрей Ермаков башкаруындагы "Офицерлар" җыры астында залда утыручылар барысы да бастылар. Аларның күзләрендә сагыш иде - бу мизгелдә һәрберсенең хәтерендә Ватаннан еракта үткәргән авыр көннәр, инде беркайчан да кире кайтмаячак иптәшләре турында хатирәләр кузгалып алды. Бүген алабуга районында 64 сугыш ветераны, 508 хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы һәм 154 хәрби хезмәт ветераны яши.

Фото астына
Яшь армия - яшь армиячеләрнең яңа россиякүләм организациясе. Хәрәкәтнең максаты - үсеп килүче буында Россиянең географиясенә һәм тарихына, аның халыкларына, геройларына, күренекле галимнәренә һәм гаскәр башлыкларына кызыксыну уяту. Яшь армиягә теләсә кайсы укучы, хәрби-патриотик организация, клуб яки эзләнү отряды керә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев