Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы "Нечкәбил" бәйгесе финалында катнаша

28 ноябрьдә Казанның "Пирамида" комплексында "Нечкәбил-2015" финалы булачак. Анда Алабугадан Диләрия Хәбибуллина да катнаша.

23-26 сентябрьдә "Казан ярминкәсе" үзәгендә "Йорт. Гаилә. Традицияләр" дип аталган махсус күргәзмә булды. Биредә "Нечкәбил" конкурсының зур, тату гаиләсе дә катнашты.

Исегезгә төшерәбез: 5 сентябрьдә республика гаиләләре бәйгесе булган иде. Бу конкурска Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аеруча игътибар бирә. 2015 елның 28 сентябреннән Дәүләт Советына мөрәҗәгатендә ул гаиләне ныгытуның иң мөһим дәүләт бурычларының берсе булуын һәм нык гаиләне пропагандалау кирәклеген билгеләп үткән иде.

Хәйриячелек белән шөгыльләнгән "Нечкәбил канаты астында" клубы 2014 елның маенда "Гаилә канаты астында" республиканың төбәк иҗтимагый оешмасы буларак теркәлде. Үрнәк гаиләләр аның хәйрия программаларында актив катнаша. Мәсәлән, быел 25 майда башланып киткән хәйрия чаралары республика хосписында дәваланучы авыру балаларга ярдәм итү нияте белән оештырылган иде.

- Үзенең беренче адымнарыннан ук "Нечкәбил" безгә гаилә кыйммәтләре турында сөйләп килә, бәхетле, имин гаиләләр үрнәген, кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә хатын-кызның иҗади эшчәнлеген күрсәтә, - Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның фикере шундый.

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы да ел саен бәйге һәм проект чараларын үткәрүдә булыша. Фестиваль партнеры булган АВА-Казан күп профильле клиникада эшләүче, республиканың атказанган табибы, Фирая Сабирова бәйрәмдә катнашучыларга уңышлар, сәламәтлек, иминлек теләде һәм бүләк сертификатлары тапшырды. Шулай итеп, 12 гаиләгә югары дәрәҗәле клиника белгечләре консультациясен алырга мөмкин.

"Нечкәбил-2015" финалы 28 ноябрьдә Казанның "Пирамида" комплексында булачак. Анда Түбән Камадан Гүзәл Әдиятуллина, башкаладан Эльза Абдуллина, Алабугадан Диләрия Хәбибуллина, Чистайдан Тәнзилә Блюмберг, Әлмәт районы Кичучат авылыннан Диләрә Гыймранова, Олеся Камзина (Казан), Резеда Сәләхова (Апас районы, Өске Балтай авылы), Ләйсән Сәмерханова (Буа), Светлана Федорова (Алексеевск районы, Чуваш Майнасы авылы), Дилүзә Хабиева (Яр Чаллы), Энҗе Хәкимова (Минзәлә), Екатерина Щукова (Лениногорск) катнашачак.

Безнең Диләрия хәзерге вакытта бәйге финалына әзерләнә. Ул анда яңа программа белән чыгыш ясаячак. Алабуга гаиләләренә хас күркәм сыйфатларны күрсәтә белгән шәһәрдәшебезгә уңышлар телибез һәм сынатмасына ышанып калабыз.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев