Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы Венера Буханцева катлаулы операциягә мохтаҗ

4 ел элек аңа табиблар яман шеш авыруы диагнозын куя.

Бүгенге көндә Венера ханымга дәвалануга мөмкинлек бирүче бердәнбер юл - Алмания клиникасы. Аахен шәһәренең окология үзәгендә тикшеренү һәм дәвалану курсы өчен барлыгы 5 миллион сум акча кирәк. Венера Буханцеваның бүген иң олы терәге - 17 яшьлек улы Вадим. Аны әнисе берүзе тәрбияли. Вадим әнисе терелүенә өметен өзми һәм аңа ярдәм итәчәкләренә ышана. Венера Рафаэлевна чирек гасыр буе 2 нче мәктәптә татар теле укытучысы булып эшли. Бүген ул инвалидлыкта, аның социаль пенсиясе - 5мең сум. Дәвалануга өмет һәрвакыт бар, ди онкологлар. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән бүгенгә Венерага 80 мең сум акча җыелган. Ләкин ул диңгездән бер тамчы гына. Гаиләнең акча җыю өчен мөмкинлекләре булмау сәбәпле, алар райондашларның ярдәменә өметләнә.

Элемтә өчен телефоннар :

Венера Буханцеваның телефоны 8-917-869-12-64.

Улы Вадимның телефоны 8-962-565-36-03.

Венера Буханцевага ярдәм итәргә теләүчеләргә аның реквизитлары мондый:

Елабужское ОСБ № 4690 ОАО «Сбербанк России»

ИНН 7707083893

КПП 164602001

Расч. счет 30301 810 0 420 060 062 41

Кор. счет: 30101 810 6 000 000 006 03

БИК: 049205603

№ карты 4276 6200 1134 1082

Гөлназ ГАЙНИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев